ҮЗ ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ–“ИҢ ЛАЕКЛЫЛАР

2012 елның 9 ноябре, җомга
 

Полиция хезмәткәрләре һәркайсыбыз, тулаем җәмгыять, аның тынычлыгы, иминлеге хакына хезмәт итәләр. Төнме, көнме ул–алар һәрчак үз постларында. Җинаятьләргә, тәртипсезлекләргә киртә кую, тәрбия эше алып бару, җәмгыятебез, халык байлыгын саклау һәм тагын дистәләгән бурычлар–алар  җилкәсендә, җаваплылыгында. Күп вакытларда без аларның кылган изгелекле гамәлләрен белмичә дә калабыз. Вакытында ачылган җинаять, хуҗасына кайтарылган  урланган мал-мөлкәт, вакытында “нокта” куелган гаилә ыгы-зыгысы–барысы аларның намуслы хезмәтенә бәйле. Полиция хезмәткәрләре арасында да “иң яхшылар” күп.

Әлеге рәсемдә сез шуларның берничәсен:  полиция участковыеНияз Кәримуллин,  ОГИБДД начальнигы, полиция капитаныАйрат Сафиуллин һәм бүлек начальнигы ярдәмчесе, дежурлык бүлегенең оператив дежурныеАйрат Хәсәновны күрәсез.

В. РОДИОНОВ фотосы.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International