Хезмәтне саклау буенча Координацион совет утырышлары

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Территориядә юл-транспорт һәлакәтләрен киметү максатыннан район оешмаларында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Транспорт оешмаларына билгеле бер бурычлар куелды:

- пассажирлар һәм йөк ташуны оештыруның билгеләнгән кагыйдәләрен үтәргә;

- транспорт чараларының машина йөртүчеләр составының хезмәт һәм ял режимын тәэмин итәргә ; ;

- машина йөртү составын даими рәвештә тикшереп торуны оештырырга.;

- автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясауны оештырырга;

- машина йөртүчеләргә метеорологик һәм һава торышы турында даими рәвештә хәбәр итү.

Хезмәтне саклау буенча чаралар, производствода имгәнүләрне киметү Координация советының даими контролендә тора.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International