Туган көнегез белән сезне,хөрмәтле ветеран!

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

     15 декабрьда  Яңа Сала  авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны  Хамидуллин Нәҗметдин Фәхретдин улын 92 яшьлек туган көне белән котладылар. Туган көне белән ихлас теләкләр Балык Бистәсе районы Башлыгы урынбасары Әхмәтҗәнова Фирдания Гомәр кызыннан, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмәгыйлов Рафаэль Дәүләтяр улыннан, Биектау  авылы җирлеге Башлыгы Камалиев  Ильмир Ирек улыннан яңгырады. Россия Президенты Владимир Владимир улы  Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International