Юбилеегыз белән, хөрмәтле ветеран!

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

   15 декабрьда Масловка авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Чичкин Николай Тимофей улын 95 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр Балык Бистәсе районы Башлыгы урынбасары Әхмәтҗәнова Фирдания Гомәр кызыннан, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмәгыйлов Рафаэль Дәүләтяр улыннан, Масловка  авылы җирлеге сәркатибе Гобәева Анастасия Сергей кызыннан  яңгырады. Россия Президенты Владимир Владимир улы  Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International