Юбилеегыз белән, хөрмәтле ветеран!

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

  8 декабрьда Күки  авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Мухаметшина Зәйтүнә Хөсәен кызын 95 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмәгыйлов Рафаэль Дәүләтяр улыннан, Күки авылы җирлеге Башлыгы Бадрутдинов Альберт Миннехан улыннан яңгырады. Россия Президенты Владимир Владимир улы Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән  истәлекле бүләк тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International