“Соңгы вакытларда банкта ниндидер яңа вкладлар, кредитлар барлыкка килгән дип ишеткән идек. Шулар хакында газета аша таныштырмассызмы икән?
К.Галиәскәрова”.
Район “Ак Барс” банк бүлегенең өлкән белгече Ләйлә Фариз кызы Рәхмәтуллина белән корылган әңгәмәбез укучыбызның соравына файдалы һәм кызыклы җавап булыр дип уйлыйк.
–Безнең “Ак Барс” банкында кулланышта булган вкладлар бик күп. Һәркем үзе өчен уңайлы шартларда акчасын сала ала. Ә без исә киңәш сорап килгән һәркемгә дә вкладны сайлап алырга ярдәм итәбез. Банкта шулай ук процентларны ай саен алырга мөмкинлек бирүче, төрле вакытка караган вкладлар да бар. Халыкта киң кулланыш тапкан “Долголетие” вклады аеруча уңайлылардан санала. Чөнки әлеге вкладка күчерелгән акчаны клиент алган очракта да, аның процентлары шул килеш саклана. Һәм вакытлар үтү белән ул арта бара. Моның өчен пенсионерның безгә килеп вклад ачуга гариза язуы һәм банкта үз счетын ачуы да җитә. Һәм аның пенсиясе, субсидия шул счетка күчерелеп барыла. Башка вкладлар билгеле бер срокка салынсалар, монда исә чикләүләр юк. Һәм әйткәнемчә, процент та югалмый.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү өчен бирелә торган кредит та (ЛПХ) отышлылыгы белән аерылып тора. Ул биш елга кадәр 13,5-14 процент белән бирелә. Әлеге кредит ярдәмендә хуҗалыкта газ кертергә, шулай ук асрар өчен терлекләр алырга, абзар-кураны яңартырга мөмкин. Шунысы да игътибарга лаек, кредит алыр өчен бездә документлар күп таләп ителми. Ә инде хезмәт хакын пластик карта белән алучы хезмәткәрләргә доход турында белешмә алып килү дә кирәкми.
Хәзер банкта күп операцияләр пластик карталар ярдәмендә башкарыла. Бу исә клиентларга уңайлыклар тудыра. Чөнки озын чиратларда торып вакыт уздырасы юк, барысы да банкомат аша эшләнә. Бездә шулай ук дистанцион банк хезмәтеннән (ДБО) файдалану да бик отышлы. Бу хезмәттән файдаланган клиент үз исеменә ачылган вкладны пластик карталар ярдәмендә тулыландыра, коммуналь хезмәтләргә, газга түли, кәрәзле телефонына акча сала, Интернет аша өйдән чыкмый гына башка бик күп көндәлек операцияләр башкара.
Моның өчен клиентка пароль һәм логин бирелә. Шуның белән ул Интернетка кереп вкладка күпме процент күчкәнлеге, күпме кредит калганлыгы турында да белә ала. Хәтта безгә килмичә генә яңа вклад ачарга мөмкинлек бар. Һәм әлеге дистанцион банк хезмәтеннән районыбызда бик күпләр файдалана.