Балык Бистәсе районы мәдәният йортында Инвалидлар декадасы кысаларында "Дөнья яхшылыкта саклана" дигән девиз буенча декоратив-гамәли сәнгать осталары күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә Сунгатуллин Ильшат тозлы камырдан ясалган кул эшләнмәләре тәкъдим итте.