2019 елның 3 декабрендә «Юмарт сишәмбе» глобаль хәйрия акциясе кысаларында Балык Бистәсе муниципаль районындагы» Доверие – Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан район халкы белән «Юмарт сишәмбе» хәйрия акциясе үткәрелде. Аның төп максаты – хәйрия культурасы үсешенә яңа импульс бирү һәм мөмкин кадәр күбрәк кешеләрне игелекле эшләргә җәлеп итү. Бу көнне һәр катнашучы ялгыз пенсионерларны кул эшләнмәләре белән сөендерде.