Буген, ягъни 4 декабрь көнне, районыбызның 87 чыгарылыш сыйныф укучысы Бердәм Дәүләт Имтиханына (БДИ) керер өчен рус теленнән йомгаклау иншасы (изложение) язды. Имтихан башланырга 15 минут кала электрон челтәрлэр аша инша темалары килде, алар 5 блокка бүленгән. Сәгать 10 да имтихан башланды. Имтихан 235 минут дәвам итә. Чыгарылыш сыйныф укучыларының инша(изложение) эчтәлеге бирелгән темага туры килергә һәм әдәби материал кулланып язылырга тиеш. Инша тикшерү комиссиясе билгеләгән 5 критерий буенча бәяләнәчәк.