Туган як кайтавазы...

2012 елның 31 октябре, чәршәмбе
 

Үзәкләштерелгән китапханәләр  челтәре хезмәткәрләре районыбызның 85 еллыгына багышлап авылларда  күңелле конкурслар үткәрделәр.

 Аның йомгаклау өлеше шушы көннәрдә район үзәгендә узды. “Кама буе туган як” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәдә  китапханәчеләр һәм тарих укытучылары да катнаштылар.

Туган ягыбызга,  аның данлы үткәненә  әдәбият-сәнгать кешеләре, хезмәт сөючән халкына багышланган бу чараны китапханә  белгечләре Фәүзия Хөсәенова белән   Ирина  Зимнякова  бик оста һәм тәэсирле итеп алып бардылар. Бу очрашуның планына кертелгән  мөһим тема да тулысынча ачылды һәм бик үтемле итеп тамашачылар хозурына җиткерелде.  Иң сөендергәне һәрбер чыгыш район Мәдәният йортының  үзешчән сәнгать осталары Фирдания Бәдретдинова, Анатолий Автономов һәм “Кама таңнары” вокаль ансамбле чыгышлары белән чиратлаштырылып алып барылды. Ә бирегә районыбыз халкы яхшы белгән күренекле тарихчылар, әдәбият сөючеләр җыелган иде. Аларның чыгышын һич тыңлап туярлык түгел.  Якташыбыз, язучы, тарихчы-галим һәм мөгаллим Нурулла Гариф туган ягыбызның   гаять бай тарихы турында  дәүләт архивларында эзләнеп, кыйммәтле мәгълүматларга нигезләнеп сөйләде, үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. Быел ул үзенең “Болгар-татар таш язмалары” дип исемләнгән 28 нче китабын нәшер итеп чыгаруын белдерде һәм аны китапханәгә бүләк итеп калдырды. Якташыбыз, тарих фәннәре кандидаты бүгенгесе көнне күрше Мамадыш районы авыллары тарихы турында китап әзерләвен дә әйтте.

–Чит районга чыккан икән бу димәгез. Үзвакытында  аларның күбесе  безнең Кызыл Йолдыз районы составына кергәннәр. Шуңа элеккеге көнкүреш тормышлары районыбызның бик күп төбәкләренә хас,–диде ул очрашуда катнашучыларның сорауларына  җавап кайтарып.

Районыбызның мәгариф ветераны Мария Трофимова  белән Югары Тегермәнлек мәктәбе тарих укытучысы Илфар Габдрахманов чыгышлары да күпләр өчен кызыклы булды. Алар инде райондашларыбызны үзләренең тарихи-документаль китаплары белән сөендерделәр. Киләчәктә дә зур иҗади планнар белән яшиләр икән.

Очрашуда шулай ук  туктаусыз иҗат планнары белән  янып яшәүче якташларыбыз Светлана Кутлина, Анатолий Автономов, очучы-сынаучы Владимир Кулыгин төрле елларда язылган, әмма әле бүген дә үз актуальлеген җуймаган шигырьләре белән таныштырдылар. Ә менә район үзәк гимназиясе укытучысы Наталья Чеботарева  туган ягыбыз һәм аның гаҗәеп гүзәл табигатенә багышлап  үз компьютерында төсле рәсемнәр белән бизәп берсеннән-берсе матур  эчтәлекле китапчыклар иҗат иткән. Аның Чулман киңлекләрендә яшәгән балыкларга багышлап язылган әкиятләр җыентыгы, Чулман буйларындагы болынлыкларда үскән гөмбәләр турында фотосурәтләр белән бизәп чыгарылган китапчыгы күпләрдә кызыксыну уятты.

Китапханәдә үз җирлегебездә яшәп иҗат итүче  әдәбият-сәнгать сөючеләр белән очрашу кызыклы һәм эчтәлекле үтте. Бик күпләр үзләре өчен көтелмәгән яңалыклар да ишеттеләр. Мисал өчен якташыбыз тарихчы һәм язучы Нурулла Гарифның  озак еллар дәвамында  Биектау районының бер авыл мәктәбендә балаларга математика һәм информатика фәненнән  дәрес бирүен  күпләр  белмәгәндер дә.  Әнә шулай   бу гаҗәеп әһәмияткә ия булган күңелле очрашуда катнашучылар һәрбер чыгыш ясаучыдан үзләре өчен көтелмәгән яңалык ишеттеләр. Китапханәчеләр һәм  туган ягыбызның тарихын өйрәнүче  мөгаллимнәр киләчәктә үз эшчәнлекләрендә  биредә ишеткән мәгълүматларны киң кулланырга ышандырдылар. Бу истәлекле очрашу якташыбыз, шагыйрь Вазыйх Фатыйховның “Балык бистәм–туган ягым” җыры белән тәмамланды. Ул районыбыз гимны кебек кабул ителде.

 

Идрис Аметов.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International