Юбилеегыз белән, хөрмәтле ветеран!

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

    27 ноябрьдә   Югары Тегермәнлек авылында яшәүче Бөек Ватан  сугышының тыл хезмәтчәне Низамова Бибиәсмә Нурмөхәмәт кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вафина Айгөл Камил кызыннан , халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмәгыйлов Рафаэль Дәүләтяр улыннан, Югары Тегермәнлек авылы  җирлеге Башлыгы Дмитриев Анатолий Николай  улыннан яңгырады.Россия Президенты Владимир Владимир улы Путиннан открытка һәм  район Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International