Гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында волейбол ярышлары уздырылды, өстәмә белем бирү педагогы И.Г. Шакиров призына

2019 елның 1 декабре, якшәмбе

2019 елның 30 ноябрендә "Дельфин" спорт комплексында район гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында волейбол буенча ярышлар, өстәмә белем бирү педагогы И.Г. Шакиров призына үткәрелде. Ярышларда 5 команда катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча призер командалар билгеләнде: 1 урынны -  МБОУ «Рыбно-Слободская СОШ №2» (тренер Фадейчев В.В.), 2 урынны -  Балык Бистәсе 1нче гимназия (тренеры Бегунов М.С.) һәм 3 урынны -  Шумбутская СОШ (тренеры Тухватуллин Р.Х) командасы яулады. Командалар дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International