Корноухово мәктәбендә Әниләр көнен бәйрәм итү

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Мәктәптә Әниләр көненә багышланган чара төрле телевизион тапшыруларга сәяхәт формасында оештырылды. Җитәкчеләре Спиридонова Р.Р. белән 6 нчы сыйныф укучылары әниләргә һәм сыйныф җитәкчеләренә кызыклы сюрпризлар әзерләделәр.Бәйрәмдә әниләргә багышланган шигырьләр , җырлар яңгырады. Пантомима, бию, җыр ярышларында әниләр дә актив катнашты. Балалар әниләренә һәм сыйныф җитәкчеләренә үзләре әзерләгән кул эшләнмәләрен бүләк иттеләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International