Мәктәпнең эш планы буенча, 14 – 25 ноябрь аралыгында Әниләр көненә багышланган куп кенә чаралар уздырылды. 1- 4 сыйныф укучылары “Минем әнием иң әйбәт” дигән исем астында рәсем конкурсында катнаштылар, 1-6 сыйныф укучылары “Синнән дә кадерлерәк кеше юк” дигән темага инша яздылар. Барлык балалар да “Мамы РДШРТ” акциясендә актив катнаштылар. Ә йомгаклаучы чара булып, Әниләр көненә багышлап уткәрелгән бәйрәм концерты узды. Балалар кадерле әниләре һәм әбиләре өчен шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, биюләр биеп, бик куңелле ял иттерделәр.