«Кадерле әниләр өчен йөрәк җылысы»

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Олы Кульга авылының «Кояшкай» балалар бакчасында «Кадерле әниләр өчен йөрәк җылысы»дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Бу вакыйгага без алдан әзерләндек - әниләр турында шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәндек, «Әнием иң яхшысы», «Ни өчен мин үз әниемне яратам»дигән темага әңгәмәләр уздырдык. Әниләр өчен үз куллары белән бүләкләр - чәчәк бәйләме ясадылар. «Сабый авызы белән»тапшыруын уйнаттылар. Әниләр конкурсларда актив катнаштылар. Бәйрәм көтелгәннән дә артыграк булды. Бәхетнең елмаюлары һәм мизгелләре һәркемдә күренә иде!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International