Юбилеегыз белән,хөрмәтле ветеран!

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

 26 ноябрьдә Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызы, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмагилов Рафаэль Дәүләтяр улы, Олы Көл авылы җирлеге сәркатибе Шакиров Ранис Рөстәм улы, Олы Көл авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Прокофьева Елизавета Леонтий кызын 90 яшьлек юбилее белән ихлас котладылар. Россия Президенты Владимир Владимир улы Путин исеменнән открытка, Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы Илдар Рәшит улы Таҗетдинов исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International