2019 елның 22-24 ноябрендә "Идел" яшьләр үзәге базасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентының стратегик сессиясе узды. Балык Бистәсе муниципаль районыннан Джусупова Айдана катнашты.
Сессиядә катнашучылар түбәндәге юнәлешләр буенча мәсьәләләр турында фикер алыштылар:
- Муниципаль районнар белән эшләү;
- Яшьләр парламенты әгъзаларының шәхси үсеше һәм корпоратив сәясәт;
- Билгеле бер компетенцияләр дәрәҗәсен арттыру һәм тд.
2020 елга эш планы эшләнде.
Сессиягә сәясәттә уңышларга ирешкән танылган кешеләр чакырылган иде, алар үз тәҗрибәләре һәм киңәшләре белән бик теләп уртаклаштылар.