2019 елның 17 ноябрендә "Сәламәтлек марафоны" йөзү буенча республика спартакиадасы кысаларында финал ярышлары узды, анда Балык Бистәсе муниципаль районы командасы катнашты. "Өченче яшь" категориясендә 2 урынны Балык Бистәсе урта мәктәбенең физик культура укытучысы Егоров Юрий Геннадьевич яулады. Уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз!