Ана капиталыннан айлык түләүне РПФның теләсә кайсы территориаль органында рәсмиләштерергә мөмкин

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Пенсия фонды ана капиталы сертификаты хуҗасының яшәү урынына бәйсез рәвештә, теләсә кайсы КФҮ яки Россия Пенсия фонды идарәсендә икенче бала өчен айлык түләүгә гариза бирергә мөмкин, дип искәртә.

Экстриториаль принцип буенча гаризалар 2018 елда ай саен түләү кертелгәннән соң Пенсия фонды тарафыннан кабул ителә. Сертификат хуҗасының теркәлү, булу яки фактта булу урынына карата рәсмиләштерү шулай ук узган ел Россия Пенсия фонды сайтындагы Шәхси кабинет аша җибәрелде.

2019 елның маенда ай саен түләүләргә гариза бирүнең экстриториаль принцибы закон нигезендә «балалары булган гаиләләргә айлык түләүләр турында»2017 елның 28 декабрендәге 418-ФЗ номерлы Федераль законга тиешле төзәтмәләр белән беркетелгән.

Исегезгә төшерәбез, ана капиталын ай саен түләүгә тоту турында гаризаны гаиләдә икенче бала дөньяга килгәннән соң 1,5 ел дәвамында теләсә кайсы вакытта бирергә була. РПФКА беренче ярты елда мөрәҗәгать итсәк, акча туган яки уллыкка алынганнан соң биреләчәк һәм гаилә узган айлар өчен акча алачак. 6 айдан соңрак мөрәҗәгать иткән очракта, түләү гариза биргән көннән бирелә. Акча Россия кредит оешмасында ана капиталы сертификаты хуҗасы счетына күчерелә.

Ана капиталыннан алынган түләү күләме гаиләнең яшәү төбәгенә бәйле һәм узган елның 2 кварталында баланың анда билгеләнгән яшәү минимумына тигез. Ягъни, 2019 елда гариза белән мөрәҗәгать иткән Татарстан гаиләләре өчен түләү күләме 2018 елның 2 кварталында Татарстан Республикасында баланың яшәү минимумына тигез булачак-8896 сум. Татарстан Республикасында 700дән артык гаилә ана капиталы акчаларыннан түләү өчен гариза биргән инде.

Шуны истә тотарга кирәк, 2018 елда гариза биргән гаиләләрнең айлык түләүләр күләме 8 490 сум сакланачак. Тик бер ел узгач, аларга, акча бирү турында яңа гариза бирү өчен, күп функцияле үзәккә яки ПФРның клиентлар хезмәтенә кабат мөрәҗәгать итәргә кирәк, шуннан соң аның күләме 8 896 сумга үзгәрәчәк.

Уңайлы булсын өчен РПФ сайтында ай саен түләү калькуляторы эшли, ул гаиләнең түләү хокукын билгеләргә, шулай ук аның күләмен конкрет төбәктә белергә мөмкинлек бирә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International