Шушы көннәрдә өлкән яшьтәгеләр арасында шахмат һәм шашка буенча район ярышлары булып узды. Әлеге ярышларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Хәбибуллин ачып җибәрде һәм әлеге турнирда катнашучыларга уңышлар теләде, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шулай ук өлкәннәр алдында Пенсия фонды идарәсенең Балык бистәсе районы буенча начальнигы М.Валеева, яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы М.Мәннанов тәбрикләү сүзе белән чыктылар. Ярышларның шартлары һәм тәртибе белән күп еллар дәвамында район буенча уздырылып килгән шахмат ярышларының баш хөкемдары И.Әхмәтгалиев таныштырды. Бәйге бик киеренке шартларда барды һәм үзенең нәтиҗәләре буенча шахматчылар, шашкачылар арасында җиңүчеләрне ачыклады. Ир-атлар арасында шахмат буенча беренче урынга Урахчадан Виктор Никитин лаек булды. Икенче урынны Ирек Таһиров (Ямаш), Илдус Ханов (Ю.Тегермәнлек) бүлештеләр. Өченче урынга исә Балык бистәсеннән Михаил Кузнецов чыкты. Хатын-кызлар арасындагы бәйгене Валентина Решетилова җиңү белән тәмамлады. Шашкада Нурмөхәммәт Касыймов иң көчлесе булды. Вакыйф Фатыйхов аннан азга гына калышты. Хатын-кызлар арасында шашка ярышында Дилә Касыймовага тиңнәр булмады. Нәтиҗәдә, ярыш йомгаклары буенча районның җыелма командасы билгеләнде. Алар республика турнирында катнашачаклар. Ә бу бәйгенең җиңүчеләренә исә “Бердәм Россия” сәяси партиясенең истәлекле бүләкләре тапшырылды.
Н.Хәмидуллина,
яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм буенча район бүлегенең әйдәүче белгече.