Юбилеегыз белән, хөрмәтле ветеран!

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

    17 ноябрьда Иванаево авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Тряева Мария Василий кызын 95 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмагилов Рафаэль Дәүләтяр  улыннан, Казак Чаллысы  авылы җирлеге Башлыгы Ананьев Иван Степан улыннан яңгырады.Россия Президенты Владимир Владимирович Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе    муниципаль район Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International