2016 елдан башлап Татарстан Республикасы башкаласында хәйрия мәдәниятен үстерүгә, хәйрия фондларына ярдәм итүгә һәм хәйрия ярдәме алуга юнәлдерелгән «Игелекле Казан» проекты тормышка ашырыла.
Проектның мөһим вакыйгасы – 2016 елдан бирле үткәрелә торган «Игелекле Казан» ачык форумы (алга таба-Форум), ул мәдәният буларак хәйриячелек үсеше мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен федераль дәрәҗәдә иң күренеп торган локаль мәйданчыкларның берсе булып тора.
2018 елда Форум 350 дән артык катнашучыны – Россиянең 20 шәһәреннән хәйрия фондлары һәм коммерцияле булмаган оешмалар, федераль экспертлар, хакимият органнары, бизнес һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре җыйды.
IV Форум 2019 елның 2-3 декабренә билгеләнгән. Форумда коммерциячел булмаган секторның 2024 елга кадәр Россия Федерациясен үстерүнең милли максатларын тормышка ашыруда катнашуы турында фикер алышу планлаштырыла. Моннан тыш, коммерцияле булмаган сектор вәкилләре өчен дә, дәүләт структуралары хезмәткәрләре өчен дә киң белем бирү программасы каралган. Форумда Россия, якын һәм ерак чит илләрдән, хәйрия фондлары һәм берләшмәләре, федераль закон чыгару һәм башкарма хакимият органнары вәкилләре катнашачак. «Игелекле Казан» форумы - хәйрия эшчәнлеген оештыруның алдынгы тәҗрибәсе белән танышу гына түгел, коммерцияле булмаган оешмалар көче белән төбәктә социаль климатны яхшырту буенча нәтиҗәле карарлар эшләүдә катнашу өчен уникаль мөмкинлек.
Хәйрия мәдәнияте һәм милли проектлар» дигән халыкара фәнни-гамәли конференция узачак, ул 2019 елның 2-3 декабрендә Казанда узачак.
Катнашучыларны теркәү 2019 елның 22 ноябрендә тәмамлана. Район вәкилләреннән гаризалар электрон почтага җибәрүегезне сорыйбыз dobroforum@kazan.ru. тулырак мәгълүматны һәм форумга теркәлүгә сылтама белән сайттан алырга мөмкин http://dobroforumkzn.ru.