2019 елның 15 ноябрендә Казанда Татарстан Республикасының өлкән буын гражданнары арасында йөзү буенча финал республика ярышлары узды, аларда Балык Бистәсе муниципаль районыннан Егоров Юрий Геннадьевич (2 нче Балык Бистәсе урта мәктәбенең физик культура укытучысы) һәм Нәгыймова Флюра Габделҗановна ("Сәламәт бул" клубы катнашучысы) катнашты. Балык Бистәсе муниципаль районы команда зачетында Татарстан Республикасы шәһәр һәм муниципаль районнарының 60 командасы арасында 11 нче урынны алды.