2019 елның 8 ноябрендә үзәк хастаханәдә Балык Бистәсе муниципаль районында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт дәвамында карау системасын гамәлгә ашыру буенча түгәрәк өстәл узды.
Түгәрәк өстәл эшендә Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.К.Вафина, район үзәк хастаханәсенең баш табибы М. Р. Китаев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Р. Д. Исмәгыйлев, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры А. Н. Ризаева, Корноухово өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат – йорт директоры С. К. Гарипова катнаштылар.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар учреждениеләрнең агымдагы торышына үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләре һәм районда озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү буенча «Юл картасын» алга таба гамәлгә ашыру планнары турында фикер алыштылар.
Хәзерге вакытта 86 өлкән яшьтәге граждан һәм инвалидны карау системасы белән колачланган, аларның 22се Корноухово интернат - йортында яшәүче, 64 кеше – өйдә социаль хезмәт алучылар.
Шулай ук социаль яклау һәм медицина оешмаларының ведомствоара хезмәттәшлеген оештыру мәсьәләләре, социаль медицина хезмәтләре күрсәтүгә мохтаҗ гражданнарны ачыклау механизмнары турында фикер алыштылар.