2019 елның 3 ноябрендә "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында Балык Бистәсе муниципаль районы укучылары арасында бадминтон буенча шәхси турнир булып узды. Ярышларда уенчылар А төркеме (иң көчле уенчылар) һәм Б төркеме (яшь уенчылар) арасында катнаштылар.
А төркеме (иң көчле уенчылар) арасында 2008 елгы һәм өлкәнрәкләр арасында түбәндәге призлы урыннарны яуладылар:
1 урын-Хәбибуллин Рушан (МБОУ "Балык Бистәсе 1 нче гимназиясе")
2 урын - Әгъзәмов Ислам (МБОУ "Күгәрчен урта мәктәбе")
3 урын-Сөләйманов Рамил (МБОУ "Балык Бистәсе 2 нче урта мәктәбе")
Б төркеме арасында (яшь уенчылар) 2008 елгы һәм өлкәнрәк яшь категориясендә:
1 урын-Гыйззетдинов Ислам (МБОУ "Балык Бистәсе 1 нче гимназиясе")
2 урын - Кыямов Расих (МБОУ "Күгәрчен урта мәктәбе")
3 урын - Хәлилова Адилә (МБОУ "Балык Бистәсе 2 нче урта мәктәбе")
Җиңүчеләр грамоталар белән бүләкләнде.