31 октябрьдә Балык Бистәсе муниципаль районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Р.Р. Хабибов җитәкчелегендәге комиссия дәүләт стандарты таләпләре нигезендә авыл хуҗалыгы техникасын саклауга куюның торышын бәяләде, машина-трактор паркларында тәртип урнаштыруга һәм хуҗалыкларның үзйөрешле машиналарга, чәчү комплексларына, агрегатларга һәм башка авыл хуҗалыгы җиһазларына көзге-кышкы ремонт үткәрүгә әзерлегенә аерым игътибар бирелде. Конкурс Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан эшләнгән бәяләү күрсәткечләре системасы буенча үткәрелде. Конкурс йомгаклары буенча 1 урын «Кулон Агро» ҖЧҖенә, 2 урын «Масловский» ААҖнә, 3 урын «Балык Бистәсе азык-төлек корпорациясе " ҖЧҖенә бирелде»
Линар Гыймаев-Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Татарстан Республикасы Балык Бистәсе мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.