Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Хабибуллин Рушан 13 яшькә кадәр Бадминтон буенча Россия чемпионы булды

2019 елның 1 ноябре, җомга

2019 елның 23-27 октябрендә Омск шәһәрендә 13 яшькә кадәрге яшүсмер егетләр һәм кызлар арасында бадминтон буенча Россия шәхси-команда беренчелеге узды (2007 елгы һәм кечерәк), анда МБУ "Спорт мәктәбе" тәрбияләнүчесе Рушан Хәбибуллин (тренеры А.В. Смолин) катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча Рушан бадминтон буенча 13 яшькә кадәр Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Россия чемпионы булды.
  Ярышларда Россиянең 17 төбәгеннән иң көчле спортчылар катнашты: Башкортстан Республикасы, Воронеж өлкәсе, Калуга өлкәсе, Ленинград өлкәсе, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе, Новосибирск өлкәсе, Омск өлкәсе, Пермь крае, Приморье крае, Самара өлкәсе, Санкт-Петербург шәһәре, Саратов өлкәсе, Татарстан Республикасы, Чиләбе өлкәсе, Ярославль өлкәсе.

 Рушанны котлыйбыз һәм ярышларда киләчәктә дә уңышлар телибез.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International