ВЛКСМның 101 еллыгына багышланган «комсомол чоры» документаль күргәзмәсе.

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

29 октябрь көнне комсомол яки Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр берлегенә 101 ел булу уңаеннан «Комсомол чоры» дип исемләнгән документаль фото күргәзмә оештырылды. Күргәзмәнең төп максаты булып комосомол тарихы илебез тарихының барлык этаплары белән бәйле булуын күрсәтү. Дәүләтнең барлык мөһим эшләре яшьләр белән берлектә барган, ил үскән, төзелгән һәм җиңү яулаган. Күргәзмәдәге фоторәсемнәр, социаль плакатлар, брошюра һәм документалар ярдәмендә комсомол тарихы белән танышырга була.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International