Балык Бистәсе муниципаль районында "Татарстан-Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте Кубогына Татарстан Республикасының спорт ветераннары арасында волейбол буенча финал ярышлары узды

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

2019 елның 27 октябрендә "Дельфин" спорт – сәламәтләндерү комплексында Татарстан Республикасы шәһәрләренең спорт ветераннары арасында «Татарстан-Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте Кубогына волейбол буенча финал ярышлары узды. Ярышларда 8 команда катнашты: Балык Бистәсе, Яшел Үзән, Биектау, Спас, Әтнә, Актаныш, Нурлат, Алексеевск муниципаль районнары. Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 урынны - Яшел Үзән районы, 2 урынны - Биектау районы, 3 урынны Әтнә районы командасы алды. Призлы урыннар яулаган командалар дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International