Хөрмәтле юл һәм транспорт тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Юлчылар-юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне, транспортчылар – автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре көне белән!
Сезнең хезмәтегез район икътисады һәм социаль өлкәсенең уңышлы үсеше өчен мөһим. Уңайлы һәм уңышлы тормыш автотранспорт системасының төгәл һәм ышанычлы эшләвеннән, юллардан һәм күперләрдән башка мөмкин түгел.
Тармак җитәкчеләренең, белгечләрнең һәм гади хезмәткәрләренең тәҗрибәсе, аларның сайлаган эшкә битараф булмаган мөнәсәбәте Балык Бистәсе районының алга таба үсешенә ярдәм итәр дип ышанам.
Хөрмәтле юл һәм транспорт тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары, сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм һәм нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, яңа хезмәт казанышлары телим!
Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча Комиссия рәисе Р. Л. Исланов