Хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Һөнәри бәйрәмегез-автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре көне белән ихлас котлауларны кабул итегез! Бу бәйрәм автотранспортның өзлексез эшләвен тәэмин итүчеләр – машина йөртүчеләр, механиклар, диспетчерлар, предприятие җитәкчеләре, автоташуларны оештыруда һәм хезмәт күрсәтүдә катнашучылар өчен. Районыбыз икътисады һәм социаль өлкәсе өчен автотранспортның әһәмияте бәяләп бетергесез. Бу югары фидакарьлек, осталык һәм җаваплылык таләп итә торган авыр хезмәт. Сезнең эшегезне бөтен дәрәҗәдә аңлавыгыз, түземлегегез һәм һөнәрегезгә бирелгәнлегегез өчен рәхмәт сезгә.
Барлык автомобильчеләргә – һәвәскәрләргә һәм профессионалларга – имин һәм җиңел юллар, ышанычлы техника, үзара аңлашу һәм хөрмәт, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез!