Юбилеегыз белән,хөрмәтле ветеран!

2019 елның 25 октябре, җомга

  25 октябрьда Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вафина Айгөл Камил кызы Масловка авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Самойлова Нина Михаил кызын 90 яшьлек юбилее белән ихлас котлады.  Россия Президенты Владимир Владимир улы  Путин исеменнән открытка һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы Илдар Рәшит улы Таҗетдинов  исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International