Кич буе мәдәният йорты сәхнәсендә матур җырлар, биюләр, шигырьләр һәм юмор яңгырады.

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Күки мәдәният йортында "Җырлы-биюле көзге кич" дип исемләнгән концерт программасы белән иҗат сезонын ачып җибәрделәр. Кич буе мәдәният йорты сәхнәсендә матур җырлар, биюләр, шигырьләр һәм юмор яңгырады. Концертта авылдашларыбыз, шулай ук безнең авылдан чыккан, хәзер Татарстанның төрле шәһәрләрендә яшәүче кунаклар катнашты. Тамашачылар белән уеннар оештырылды, поппури җырладылар. Атмосфера бик җылы булды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International