Тату сыйныф серләре

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

Балаларны тәрбияләүдә мәктәп һәм ата-аналар комитетының мөһимлеген искәртү максатыннан 21 октябрь көнне Балалар иҗат үзәгендә “Тату сыйныф серләре” республика конкурсының район этабы үткэрелде. Бу конкурс кысаларында, ата-аналарның үз балалары белән булган чыгышлары бик  эчтәлекле, кунелле могҗизаларга бай булды. Киеренке көрәштән соң, беренче урынга Шомбыт мәктәбе, икенче урынны Биектау һәм Күгәрчен мәктәпләре бүлештеләр, ә өченче урынга Урахча һәм Олы Мәшләк мәктәпләре лаек булдылар. Аларга мәгариф бүлеге грамоталары, сертификатлар тапшырылды. Конкурстан һәркем канәгатьлек һәм матур тәэсирләрдә таралды. Алда бәйгенең өлкә, финал өлешләре көтә, ә җиңүче мәктәп конкурсның өлкә  этабында район данын яклаячак. Ә без исә анда катнашучыларга  уңышлар һәм яңа үрләр телибез!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International