2019 елның 19 октябрендә барлык Балык Бистәсе районы гомуми белем бирү оешмаларында (мәктәп) «Татарча диктант» акциясе үткәрелде. Акциядә катнашыр өчен районыбызның 732 кешесе мәктәп партасы артына утырды,татар теленә туган тел һәм Татарстан Республикасы дәүләт теле буларак хөрмәт күрсәттеләр.Акциядә иң өлкән катнашучы Трой-Урай авылыннан 76 яшьлек Сөләйманов Фәйзрахман ага!
Киләчәктә катнашучылар даирәсе тагы да артыр дигән өметтә калабыз! Акциядә катнашучыларга зур рәхмәт!