Балалар өчен "Татлы бәйрәм".

2019 елның 19 октябре, шимбә

18 октябрь Бөтендөнья конфетлар көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге матур бәйрәмнән без – Корноухово мәдәният йорты хезмәткәрләре дә читтә калмадык. Балаларның ялын күңеллерәк һәм мавыктыргыч итү максатыннан без аларны “Баллы конфетлар” дип исемләнгән чарага дәштек. Теория һәм гамәли өлешләрдән торган чара, чын мәгънәсендә, бик тә “баллы” һәм юмарт иде. Берсеннән – берсе күңелле уеннарга, мавыктыргыч викториналарга бай булган бәйрәм бергәләшеп чәй эчү һәм күңелле дискотека белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International