Диспансерлаштыру - профилактик медицина тикшерүен һәм хроник йогышлы булмаган авыруларны, шулай ук аларның үсеш куркынычын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерүләрнең өстәмә ысулларын үз эченә алган чаралар комплексы.
Мөһим! Диспансерлаштыру вакытында хезмәткәрләр 3 елга бер тапкыр 1 эш көненә эштән азат ителергә хокуклы. Ә пенсия яшендәге хезмәткәрләр (пенсия яше җиткәнче 5 ел) һәм картлык буенча яки тиешле еллар эшләгән өчен пенсия алучы пенсионерлар – эш урынын һәм уртача хезмәт хакын саклап калып, елга 2 эш көненә 1 тапкыр.