2019 елның 19 октябрендә сәгать 13.00 дә барлык Балык бистәсе районы гомуми белем бирү оешмаларында (мәктәп) «Татарча диктант» акциясе үткәрелә. Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, туган телебезгә карата мәхәббәт уяту. Акциядә катнашырга теләүче һәркемне мәктәпләрдә көтеп калабыз!!!