Озак еллар “Масловский” акционерлык җәмгыятендә механизатор булып эшләүче Габделхәй Йосыпов быел да уракта беренчелекне алды.
Бу хәлгә артык гаҗәпләнергә дә кирәкмидер, чөнки бик кечкенәдән авылда хезмәт чыныгуы алып үскән егет ул. Аннары аларның яшьлек чоры да хуҗалыкта эшче көчләр мул булган вакытка туры килде. Күгәрчен авыл җирлеге районыбызда бик күп төбәкләрне яхшы хезмәткәрләр белән тәэмин итте. “Масловка” совхозының элеккеге җитәкчесе Галина Васильева да үзләренә эш сөючән, тырыш, энергиясе ташып торган егет һәм кызларны Зәңгәр Күл авылына килеп чакыра. Иң элек Авзал Гыймадиев Масловкага килеп төпләнә. Аннан соң аның ике дусты Габделхәй Йосыпов белән Ринат Сәйфуллин тәвәккәлләп юлга чыгалар. Күркәм гадәт буенча биредә яшь гаиләләргә шәһәр тибындагы барлык уңайлыклары булган фатир бирәләр. Әлбәттә инде күңелләренә ятып торган тотрыклы эш урыны белән дә тәэмин итәләр. Шулай итеп элек авылда автомобиль йөртүче булып эшләгән Габделхәй ДТ-75 тракторына утыра. Ә укытучы булып эшләгән тормыш иптәше Мәръямга балалар бакчасында урын табыла. Яңа урында беренче эш көненнән үк авылдаш өч дус егет бер-берсе белән ярышып, тырышып эшлиләр. Һәр елда алар чиратлашып диярлек кыр эшләрендә җиңү яулыйлар. Өчесе дә язгы чәчүдә, аннары игеннәрне суктырып җыеп алуда катнашалар. Масловка авылының бер үзенчәлекле ягы бар: тырышып эшләүчеләргә кадер-хөрмәт һәрвакыт зур биредә. Чордашым Габделхәйнең әле бу елда да урып-җыю батыры булуы хакында хәбәрен куанып кабул иттем. Сөенмәслек тә түгел бит. Дистә елга якын инде бер комбайнны карап, саклап көйле эшләтүе генә дә ни тора аның. Аннары улы Алмазга да яхшы хезмәт тәрбиясе биреп эш сөючән механизатор итеп үстерә алган. Кечкенәдән үк ул да әтисе кебек игенче хезмәтенең нечкәлекләрен күреп өйрәнеп үскән. 7 сыйныфта укыганда ук әтисе янәшәсендә комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлаган. Мәктәпне тәмамлагач кайбер яшьтәшләре кебек шәһәргә китмичә район үзәгендәге һөнәри уку йортына юл тоткан. Авыл хуҗалыгы машиналары, тракторлар белән эш итәргә өйрәнгән. Инде үзе дә бүген оста механизатор булуына карамастан Алмаз әтисе янәшәсендә үз тәҗрибәсен үстерә. Шулай итеп алар алны-ялны белмичә кояшлы матур көннәрнең кадерен белеп урып-җыюда нәтиҗәле эшләделәр. Барысы 744 тонна ашлык суктырып хуҗалык игенчеләре арасында беренчелекне алганнар. Тормышына да сокланырлык Алмазның. Менә дигән итеп гаилә корып җибәргән, ике бала үстерәләр. Урак батыры Габделхәй Йосыповның данлы эше бүген районда гына түгел, республикада да күпләргә билгеле. Намуслы, тырыш хезмәте өчен ул Татарстанның, аннан соң Рәсәйнең атказанган механизаторы дигән мактаулы исемгә лаек булды. Күп еллар дәвамында масловкалылар районда күпләрне сокландырып бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 50 шәр центнер уңыш алалар икән, монда әлбәттә инде Габделхәйнең дә хезмәт уңышы зур. Киләчәктә дә аның бу активлыгы җуелмасын, хезмәт уңышлары белән күпләрне сокландырып, тагын да югарырак үрләр яуларга насыйп булсын.
Рәсемдә: Алмаз, Гәбделхәй Йосыповлар.
Идрис Аметов.