Юбилеегыз белән,хөрмәтле ветеран!

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

   7 октябрьда Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вафина Айгөл Камил кызы,халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмагилов Рафаэль Дәүләтяр улы, Олы Мәшләк авылы җирлеге Башлыгы Загидуллин Марат Габдельбар улы  Олы Мәшләк авылында яшәүче  Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Саттарова Зәйнәббикә Габдуллаәхәт кызын 90 яшьлек юбилее белән ихлас котладылар.  Россия Президенты Владимир Владимир улы  Путин исеменнән открытка , Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы Ильдар Рәшит улы Таҗетдинов исеменнән  истәлекле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International