2019 елның 1 октябрендә «Тормыш көзе алтын булсын» дип исемләнгән өлкәннәр иҗаты район фестивалендә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Нигъмәтҗанова Энҗе Нияз кызы, Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы Таҗетдинов Илдар Рәшит улы, беренче чиратта, авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булдылар.
Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре, «Фитобар» дип исемләнгән күргәзмә оештырды. «Сәламәтлек почмагында» район үзәк хастаханәсе шәфкать туташлары артериаль кан басымын үлчәү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча мастер-класслар күрсәттеләр.
Балык Бистәсе туган якны өйрәнү музее фондыннан экспонатлар тәкъдим ителде.
Әлеге хәйрия чәй өстәлен Балык Бистәсе районы Башкарма комитеты, мәгариф бүлеге, «Доверие – Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге оешмаларының уртак тырышлыгы белән оештырылды.
Залда утыручыларның барысы өчен дә иң тантаналылысы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Нигъмәтҗанова Энҗе Нияз кызы , Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Таҗетдинов Илдар Рәшит улы исеменнән рәхмәт сүзләрен ишетү булды.
Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Калинушка» хоры һәм «Өмет» фольклор ансамбле чыгышлары белән башланган фестивальдә бу чара районның талантларга бай булуын тагын бер кат раслады. Моңлы гармун тавышлары, дәртле җырлар һәм дәртле биюләр тамашачыларга рәхәтләнеп ял итәргә мөмкинлек бирде.