Тәрбиягә бала алган ата-аналар җыелышы

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

      2019 елның 26 сентябрендә район үзәк китапханәсендә тәрбиягә һәм опекага бала алган ата-аналар җыелышы узды. 2019 елгы җәйге сәламәтләндерү компаниясе нәтиҗәләре һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлегенең 2019 елның 9 аенда башкарылган эшләре белән бүлек җитәкчесе Баһаветдинова Гүзәлия Мансур кызы таныштырды.

 

Җыелышта катнаштылар:

-Балык Бистәсе районында Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Мураткина Елена Павловна «2017 елның 18 июлендәге 162-ФЗ номерлы Федераль законны тормышка ашырганда барлыкка килә торган аерым хәлләр турында " дигән темага чыгыш ясады.»;

-Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Балык Бистәсе муниципаль районындагы 35 нче номерлы Республика матди ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Гыйззәтова Ландыш Рамил кызы дәүләт һөнәри белем бирү оешмаларында белем алучы ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан булган затларга социаль ярдәм төрләре буенча түләүләр күләме турында чыгыш ясады;

- ПМПК секретаре Ихсанова Рәфига Габделгазизовна комиссиягә мөрәҗәгать итү тәртибе буенча чыгыш ясады.

- җәмәгать пунктлары эшчәнлеген тәэмин итү секторының әйдәп баручы белгече Имамиев Альфред Талип улы һәм Балык Бистәсе муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы секретаре Габдрахманова Гөлчирә Гаяз кызы Балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекне кисәтү һәм «Татарстан Республикасында балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында»2010 елның 14 октябрендәге 71-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының үтәлеше турында чыгыш ясадылар. Жыелышта Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге психологы Гыймадиева Энҗе Хаматвәли кызы да катнашты.

      Тәрбиягә бала алган ата-аналар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International