"Балык Бистәсе агротехника техникумы"нда имтиханнар узды»

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

2019 елның 25 сентябрендә «Балык Бистәсе агротехника техникумы» ДАҺБУ базасында «АІ», «В», «С», «Д», «Е» Һәм «F»категорияләрендәге Үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар узды. Имтиханнарга 37 укучы кертелгән, шуларның 20се төрле категория буенча имтихан тапшырган. Имтиханда 8 укучы катнашмады. Имтиханнарны тапшырган тракторчы-машинист таныклыклары алачак.
Кабат имтихан 7 көннән дә ким булмаган вакыт эчендә узачак.
 
Линар Гыймаев-Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Татарстан Республикасы Балык Бистәсе мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International