2019 елның 27 сентябрендә Шумково авылында Бөтендөнья туризм көненә багышланган район предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре һәм авыл җирлекләре арасында туристлык слеты узды. Анда районның 7 командасы катнашты: «Мәгариф бүлеге» командасы, «Дельфин» командасы, «Башкарма комитет» командасы, «ЦРБ» командасы, «МУП Теплоэнергосервис командасы", "ДОО(П)Ц" командасы, "Район мәдәният йорты" командасы. Командалар каршылыклар полосасын уздылар, җырлар, фотографияләр, поход шартларында иң яхшы ашлар конкурсларында катнаштылар. Барлык этап нәтиҗәләре буенча командалар түбәндәге призлы урыннарны яуладылар: 1 урын – "Мәгариф бүлеге" командасы; 2 урын - СОК "Дельфин" командасы; 3 урын - «ДОО(П)Ц" командасы;
«Иң яхшы туристик җыр» номинациясендә "РДК" командасы җиңде.
«Иң яхшы поход ризыгы» номинациясендә "ЦРБ" командасы җиңде.
«Иң яхшы туристик көнкүреш " номинациясендә СОК «Дельфин» командасы җиңде.
«Туризм – сәламәтлеккә юл» номинациясендә "Башкарма комитет" командасы җиңде.
Командалар дипломнар, медальләр һәм кубоклар белән бүләкләнде!