26 сентябрьдә Дон Урай авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Бещекова Надежда Иван кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмәгыйлов Рафаэль Дәүләтяр улыннан, Олы Көл авылы җирлеге Башлыгы Терентьев Евгений Александр улыннан яңгырады.Россия Президенты Путин Владимир Владимир улыннан открытка һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.