2019 елның 27 сентябрендә Шумково авылында Бөтендөнья туризм көненә багышланган район предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре һәм авыл җирлекләре арасында туристлык слеты узачак. Слетта катнашучыларны теркәү һәм кабул итү 10: 00 сәгатьтә. Чараның программасында спорт һәм иҗади өлеш кертелгән. Слетта катнашу өчен гаризалар "Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге"муниципаль казна учреждениесендә кабул ителә.