Ә сезнең өчен көз нәрсә? Бәлки, үткән гомергә борылып карап нәтиҗә ясау? Бәлки, моңга уралган ел фасылыдыр?! Ә мәдәният хезмәткәрләре өчен көз – башлану чоры! Көзге моңнарга уралып, җиң сызганып яңа сезон ачылып китте!Моңлы лирика, чын күңелдән рәхәтләнеп көлү, утырган җирдән сикереп торып биисе килде бу кичтә. Чөнки, сәхнәдән яңгыраган районыбызның үзешчән халкының иҗаты беркемне дә битарафа калдырмады.Яңа адым, яңа хисләр, яңа өметләр белән янып, халкыбызга хезмәт итик!