Туган көнегез белән сезне,хөрмәтле ветеран!

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

   19 сентябрьдә Ямаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Ахметов Мирзахан Әхмәт улын 93 яшь туган көне белән котладылар.

Ихлас теләкләр Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вафина Айгөл Камил кызыннан, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмагилов Рафаэль Дәүләтяр улыннан, Юлсубино авылы җирлеге Башлыгы Гатиятов Харис Хафиз улыннан, Ямаш төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Багавиев Алмаз Әхкәм улыннан яңгырады. Россия Президенты Владимир Владимир улы Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән  истәлекле бүләк тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International