"Көзге игелек атнасы"Республика акциясе кысаларында «Балам-Багалмам» клубының түгәрәк өстәле

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

2019 елның 17 сентябрендә Полянка китапханә-ял итү үзәгендә «Көзге игелек атнасы» республика акциясе кысаларында Балык Бистәсе муниципаль районының тәрбиягә бала алган ата-аналар «Балам-Багалмам» клубының чираттагы утырышы узды. Тема " Ата-ана мәхәббәте һәм ата-ананың тәрбия стиле"

      Төрле хәлләр аркасында үзләренең биологик ата-аналарыннан мәхрүм калган, аларның җылысын, назын һәм мәхәббәтен җуйган балаларны тәрбиягә алган опекуннарга рәхмәт сүзләре белән, чараны Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Баһаутдинова Гүзәлия Мансур кызы ачып җибәрде.

      Очрашу күңелле һәм җылы атмосферада узды. Чарада һәр кешенең тормышында иң мөһим булган - ата-ана мәхәббәте турында сөйләштеләр. Шулай ук балалар ышанычы, тәрбия стиле, стресслы хәлләрне, яшүсмерләр арасындагы күчеш чорын узу мәсьәләләре турында да фикер алыштылар. 

      Түгәрәк өстәл ахырында опекуннар тәҗрибә уртаклашырга, үзләренең тәрбия стратегияләрен бәяләделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International