Муниципаль район башлыгы котлавы

2012 елның 25 сентябре, сишәмбе

Район башлыгы И.Валеев балыкбистәлеләрне  24 сентябрьдә билгеләп үтелә торган  Татарстан Республикасы профсоюзлары көне белән котлады. Анда: “Хөрмәтле балыкбистәлеләр, профсоюз хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм.  Район җитәкчелеге профсоюзларны  ышанычлы партнер, иҗади көч буларак бәяли. Ул граҗданлык җәмгыятенең нигезен тәшкил итә.  Хезмәтчәннәрнең һөнәри һәм социаль  мәнфәгатьләрен,  хезмәткә хокукларын яклап профсоюзлар районның  социаль-икътисадый  үсешенә зур өлеш кертәләр.

Хөрмәтле профсоюз хезмәткәрләре! Сезгә бердәмлек, сәламәтлек, бәхет һәм үз көчегезгә ышануыгызны телим.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International